Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кызыклы яңалыклар

Әлмәттән Константин Питрауда микродулкынлы мич отты

Быел Питрауда бәйрәм кунакларына 5 мең лотерея билеты таратылды.

Мамадыш районы Җөри авылының "Тырлау" аланында "Питрау" керәшен культурасының XXV республика бәйрәме узды.

Фестивальнең иң кызыклы өлеше-бәйрәм лотереясе уйнату. Җиңәргә теләүчеләр (7 телевизор, 2 суыткыч, тузан суырткыч, мультиварка, микродулкынлы мич һәм башка кыйммәтле призлар) лоторея мәйданына керү урынын тутырдылар. Билгеле булганча, быел бәйрәм кунакларына 5 мең лотерея билеты таратылган.

"Без ел саен коллективлар белән Мамадыш районының Җөри авылында керәшен Питрау мәдәнияте фестивалендә катнашабыз. Бәйрәмне оештыручыларга керәшен культурасы үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен зур рәхмәт. Константинның лотореяга микроволновка отуына гаҗәпләндем һәм сөендем", - дип язган керәшеннәр иҗтимагый оешмасының Әлмәт бүлекчәсе җитәкчесе Валентина Горбунова.

 

"Туганайлар"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса