18, 19 һәм 20 сентябрьдә узачак Дәүләт Думасына депутатлар сайлау алдыннан район хакимиятендә участок сайлау комиссияләренең иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре буенча киңәшмә булды.
Анда Россия гвардиясе, гадәттән тыш хәлләр министрлыгының күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге, шулай ук гражданнарны яклау идарәсе вәкилләре катнашты. Төп игътибарны өч төп юнәлешкә бирделәр: террорчылыктан саклану, янгын куркынычсызлыгы һәм тышкы куркыныч янаганда эш итү алгоритмнарына.
Сайлаучыларның һәм сайлау комиссиясе әгъзаларының куркынычсызлыгы-тавыш бирү көннәрендә абсолют өстенлек.