Татарстанда климат нормасыннан югарырак җылыну көтелә
Татарстанда 11-20 апрельдә уртача температураның климатик нормадан югарырак күтәрелүе фаразлана. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәгендә Федераль синоптиклар мәгълүматларына сылтама белән хәбәр иттеләр.
Температураның уртача күрсәткечләре гадәти күрсәткечләрдән якынча бер градуска югарырак булыр дип көтелә. Тулаем республика буенча климат нормасы +5,9 градус, Казанда +6,3 градус тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia