Татарстанда һөнәри осталар ачыклана: «Үз һөнәрендә иң яхшысы» бәйгесе старт алды
Республикада «Кадрлар» илкүләм проекты кысаларында узучы Бөтенроссия һөнәри осталык бәйгесенең төбәк этабы 23 компетенция буенча бара. Җиңүчеләр федераль этапта 1 миллион сумга кадәр акчалата бүләк ота алачак.
Татарстанда һөнәри осталык күрсәтүче белгечләр өчен мөһим вакыйга — «Үз һөнәрендә иң яхшысы» Бөтенроссия бәйгесенең төбәк этабы уздырыла. Чара «Кадрлар» илкүләм проекты программасына кертелгән һәм республиканың Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан оештырыла.
Ярышлар республиканың алдынгы сәнәгать предприятиеләре һәм уку йортлары мәйданчыкларында 23 төрле һөнәр буенча үтә. Сезон апрель башында Казан дәүләт аграр университетында агрономнар бәйгесе белән ачылды һәм август аенда Җәлил бистәсендә бульдозеристлар ярышлары белән йомгакланачак.
Бәйгедә катнашу өчен гаризаларны белгечләр шәхсән яки, Россия гражданлыгы һәм 3 елдан ким булмаган эш стажы шартын үтәп, эш бирүчеләре аша тапшыра ала. Тулырак мәгълүмат бәйгенең рәсми интернет-порталында урнаштырылган.
Конкурста традицион эшче һөнәрләр ияләре (токарьлар, фрезеровщиклар, сварщиклар, каменщиклар) белән беррәттән, заманча юнәлешләр — робототехника һәм пилотсыз авиация системалары операторлары да көч сынаша. Оештыручылар «Икенче старт» махсус номинациясенә игътибар итә: анда махсус хәрби операция ветераннары һәм һөнәрен үзгәртергә теләүчеләр катнаша ала.
Катнашучыларның эшен 156 бәйсез эксперт — җитештерү осталары, профсоюз вәкилләре, укытучылар һәм хакимият органнары хезмәткәрләре бәялиячәк. Төбәк этабы җиңүчеләре медальләр, истәлекле призлар һәм федераль дәрәҗәдә чыгыш ясау хокукы белән бүләкләнә.
Федераль этапта призлы урыннар өчен зур акчалата бүләкләр каралган: беренче урын — 1 млн сум, икенче — 500 мең сум, өченче урын өчен 300 мең сум.
Искә төшерәбез, 2025 елда Татарстан вәкилләре федераль этапта 20 номинациянең 18ендә катнашып, 2 алтын, 2 көмеш һәм 3 бронза медаль яуладылар. Бәйгенең төп максаты — илнең кадрлар потенциалын ныгыту, белгечләрнең һөнәри үсешен стимуллаштыру һәм алдынгы тәҗрибәне тармакларга кертү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia