Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Татар-информ

Азат Җиһаншин геологларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Геологлар көнен бүген алтмышынчы мәртәбә билгеләп үтәләр. Тармак белгечләрен һөнәри бәйрәмнәре белән Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Азат Җиһаншин котлады.

Ул билгеләп үткәнчә, алты дистә ел эчендә Геолог көне төрле һөнәр вәкилләре – геологлар, геофизиклар, геодезистлар, топографлар, тау эшчеләре һәм галимнәр өчен мөһим датага әверелгән. Аның сүзләренчә,бу өлкә күптән ныклык һәм үз эшенә тугрылык белән ассоциацияләнә.

Җиһаншин тармакның күп километрлы кыр маршрутларын узган ветераннарына да, һөнәри юлын яңа гына башлаган яшь белгечләргә дә рәхмәт белдерде. Ул ассызыклаганча, геологлар эше тирән белем, сабырлык һәм тикшеренү эшчәнлегенә кызыксыну таләп итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса