Татарстан чит ил кешеләрен депортацияләүгә 20 миллион сум акча бүлеп бирде
Татарстан легаль булмаган иммигрантларны депортацияләү өчен билетлар сатып алуга 20 миллион бүлеп биргән, диелә дәүләт сатып алулары сайтындагы тендердан.
Сатып алу объекты тасвирламасыннан күренгәнчә, бу сумма 2026 һәм 2027 елларга бүлеп бирелгән. Депортация тәүлекнең теләсә кайсы вакытында һәм атнаның теләсә кайсы көнендә, бәйрәм һәм ял көннәренә карамастан үткәреләчәк.
Билетлар сатып алу һәм рәсмиләштерү белән шөгыльләнәчәк башкаручыны әлегә сайламадылар.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia