Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Татар-информ

Татарстанда чит ил агентларына табыш салымы буенча ташламалар бирелмәячәк

Республикада чит ил агенты статусына ия булган,шулай ук алар контрольдә тоткан оешмалар өчен табыш салымы ставкаларын түбәйтүче льготалар гамәлдән чыгарыла. Тиешле закон проектын бүген Татарстан Дәүләт Советы хуплады.


Татарстан Республикасында чит ил агенты булган оешмаларга табыш салымы ставкаларын түбәйтү өчен ташламалар бирелмәячәк. Кагыйдә шулай ук устав капиталының 10% өлешеннән ким булмаган өлешен чит ил агентлары контрольдә тоткан оешмаларга да кагылачак. Бу үзгәрешләрне кертүче закон проектын бүген Татарстан Дәүләт Советы депутатлар карары белән хуплады.

«Республика законнарын федераль законнарга туры китереп үзгәртү максатында, Татарстанның Салым кодексына тиешле төзәтмәләр кертелә», – дип ассызыклады депутат Леонид Якунин закон проектын тәкъдим иткәндә.

Искәрмә итеп әйтергә кирәк: Татарстанда махсус икътисадый зоналар резидентлары, төбәк инвестиция проектларында катнашучылар, махсус инвестиция контрактлары тәкъдим итүчеләр һәм алдынгы үсеш территорияләре резидентлары өчен табыш салымының түбән ставкалары саклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса