Татар-информ

Авылларда мобиль интернет булсын өчен тавыш бирергә мөмкин

Татарстанда «Дәүләт хезмәтләре» порталында 100 дән алып 1000 гә кадәр кеше яшәгән кече торак пунктларда мобиль элемтә база станцияләрен урнаштыру өчен тавыш бирү бара. Үз авылыгыз яки бистәгез өчен тавышны 2026 елның 8 ноябренә кадәр бирергә мөмкин.

Республикада «Цифрлы тигезсезлекне бетерү» федераль проекты кысаларында кече авылларда интернет челтәрен киңәйтү буенча чираттагы тавыш бирү дәвам итә. Аның нәтиҗәләре буенча Россия Цифрлы үсеш министрлыгы 2027 елда база станцияләре беренче чиратта кайсы торак пунктларда урнаштырылачагын билгелиячәк.

Татарстанның Цифрлы үсеш министры Илья Начвин билгеләп үткәнчә, узган елларда әлеге программа ярдәмендә республиканың 274 авылында мобиль интернет барлыкка килгән. Яңа тавыш бирү нәтиҗәләре халыкның ихтыяҗын исәпкә алып, киләсе елга төгәл планнар төзергә мөмкинлек бирә. Бу проект кешеләргә яшәү урынына карамастан, цифрлы сервислардан файдаланырга, онлайн укырга һәм якыннары белән һәрвакыт элемтәдә булырга ярдәм итә.

Тавыш бирүдә балигъ яшьтәге һәр Россия гражданины катнаша ала. Моны ике ысул белән эшләргә мөмкин:

  1. «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша. Расланган хисап язмасына кереп, эзләү юлына интернет кирәк булган торак пунктны языгыз, аны сайлагыз һәм «Әйе» төймәсенә басыгыз. Үзегез теркәлгән адрес буенча гына түгел, ә туганнарыгыз яки дусларыгыз яшәгән авыл өчен дә тавыш бирә аласыз.
  2. Почта аша хат юллап. Россия Цифрлы үсеш министрлыгы исеменә хат язарга кирәк (Адрес: 123112, Мәскәү шәһәре, Пресненская наб., д.10, стр.2). Хатта исем-фамилиягезне, теркәлү адресын һәм интернет тартырга тиешле авылны күрсәтегез. Бер хатка берничә кеше кул куя ала, һәр имзалаучының тавышы аерым исәпкә алыначак.