Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Татарстан спорт министры Кышкы универсиада уты эстафетасында факел йөртүче булды

Факел йөртүчеләр бәйгесе җиңүчеләренең тулы исемлеге Студентлар уены сайтында басылды.

Красноярскида 2019 елның 2 мартында узачак Кышкы универсиада – 2019 уты эстафетасын оештыру комитеты Факел йөртүчеләр бәйгесе җиңүчеләренең тулы исемлеген бастырган. Анда Татарстан спорт министры Владимир Леонов кергән.

Факел йөртүче булу хокукына гаризаны “Россия яшьләре” системасы буенча 18 яшьтән өлкән теләге булган һәркем бирә ала. 2 апрельдән 2 майга кадәр бәйге электрон вариантта барды. Аннан кандидатлар исемлеге Россия төбәкләренә, Эстафета уты этаплары оештыру комитетларына җибәрелә һәм анда махсус комиссия җиңүчеләр турында карар кабул итә.

Татарстаннан шулай ук биатлончы һәм чаңгычы Марта Зәйнуллина, Татарстан Яшьләр Хөкүмәте рәисенең хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау мәсьәләләре буенча киңәшчесе Гөлфия Мотыйгуллина, Алабуга тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы директоры Гөлзадә Руденко, Татарстан Дәүләт симфоник оркестры дирижеры Александр Сладковский, Татарстан яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов, Татарстанның атказанган артисты Салават Фәтхетдинов һәм башкалар факел йөртүче булачак.

 

Фото: архив/Расих Фасхутдинов

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса