Әлмәтле Рәмис Сәфәров гаиләсе гуманитар ярдәм белән УАЗ автомобилен алгы сызыкка җибәргән
Безнең геройлар

Әлмәтле Рәмис Сәфәров гаиләсе гуманитар ярдәм белән УАЗ автомобилен алгы сызыкка җибәргән

Рәмис Сәфәров үзе дә махсус хәрби операциядә катнашкан.

«Сугышчан туганлык»ның Әлмәт бүлеге әгъзасы Рәмис Сәфәров гаиләсе белән махсус хәрби операция зонасына гуманитар йөк төялгән УАЗ автомобилен әзерләгән һәм озаткан.

Рәмис Сәфәров-алгы сызыктагы сугышчыларга нәрсә кирәклеген үзе дә белә торган махсус хәрби операция ветераны. Туганнары белән бергә ул кирәкле әйберләр, кирәк-яраклар, азык-төлек һәм медикаментлар җыйган, ә аннары җибәрүне оештырган.