«Алсу» янә Татарстанның идарәче компанияләре антирейтингына эләкте
Торак – коммуналь хуҗалык

«Алсу» янә Татарстанның идарәче компанияләре антирейтингына эләкте

Республика буенча аларның уртача баллы 5 тән 4,13 не тәшкил итте.

Әлмәтнең «Алсу» идарә компаниясе чираттагы тапкыр Республикада иң начарлары исемлегенә керде. Бәяләмәләрне татарстанлылар Дәүләт хезмәтләре порталында һәм «ТР хезмәтләре» кушымтасында куйдылар. Бу хакта ТР Дәүләт торак инспекциясе хәбәр итте.

  • Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләгәннән соң система биш баллы шкала буенча бәя бирергә тәкъдим итә, ә әгәр бәя «бик яхшы»дан түбәнрәк булса — канәгатьсезлек сәбәпләрен күрсәтергә тәкъдим итә. Республика буенча уртача балл 5 тән 4,13 не тәшкил итте.