Чупай балы – авыл бренды
Җәмгыять

Чупай балы – авыл бренды

Элек-электән үк умартачылары белән дан тоткан Чупай авылында быел да традицион бал ярминкәсе узган

Бу турыда социаль челтәрдәге «Чупай туган» төркемендә Дамир Идрисов хәбәр дә урнаштырган.

«Үткән шимбәдә авылыбыз үзәге җанланып китте. Менә инде 10 ел нәкъ шушы вакытта бездә «Бал ярминкәсе» оештырыла. Бу чара район күләмендә күркәм бер традициягә әйләнде. Ярминкәдә авылыбызның иң уңган, данлыклы умартачылары үзләренең иң тәмле, шифалы балларын тәкъдим итте.

  • Идрисовлар һәм Зиннуровлар гаиләләре алып килгән бал татлылыгы белән һәркемне сок-ландырды. Шулай ук бәйрәмдә яшелчә-җимеш тә күп иде. Саҗидә апа үзенең бакчасында бик тырышып үстергән, күз явын алырлык яңа өлгергән продукциясе белән кунакларны сөендерде. Ә бәйрәм рухын авыл клубы хезмәткәрләре һәм үзешчәннәре тагын да күтәрде.

Умарталыктан фото. Татар-информ фотосы

Алар әзерләгән концерт программасы, матур җырлар һәм биюләр һәркемгә күтәренке кәеф һәм онытылмаслык хис-кичерешләр бүләк итте. Күңелле, тәмле һәм файдалы очрашу булды бу. Килгән, катнашкан һәркемгә зур рәхмәт! Бу традициябез алга таба да яшәсен, балларыбыз тагын да татлырак булсын!», - дип язган ул.

Афәрин. Тырыш, булдыклы Чупай авылы халкына мул, имин тормыш теләп калабыз. Киләсе елга да бал ярминкәсен шулай матур итеп оешкан төстә уздырырга язсын. Резеда Исмәгыйлева әзерләде