Әлмәт автоинспекторлары машина йөртүчегә ярдәм итте ⠀
Юлларда

Әлмәт автоинспекторлары машина йөртүчегә ярдәм итте ⠀

Әлмәт ЮХИДИ инспекторлары юл читендә авария сигналын кабызган бер машинаны күреп ала һәм ярдәм тәкъдим итә.

Юл-патруль хезмәте инспекторлары, полиция лейтенанты Денис Хәйруллин белән полициянең кече сержанты Альберт Абзалов сөйләвенчә, егет кибеткә, бер атна өйдә үз-үзеңне изоляцияләгәннән соң, азык-төлек алырга чыга. Әмма машинасы туктап кала.

Автоинспекторлар автомобильне кабызырга булышалар һәм хәерле юл теләп, егетне озаталар.