Әлмәт хирурглары 9 яшьлек кызны коткарган
Сәламәтлек

Әлмәт хирурглары 9 яшьлек кызны коткарган

Бала табиблар янына авыр хәлдә китерелә.

Әлмәт балалар хастаханәсе хирурглары кисталы 9 яшьлек кызны коткарган. Бала көчле авырту, косу һәм температура белән кергән — тикшерү 9 сантиметр зурлыктагы кистаны күрсәткән, ул бөтен кече тазны диярлек биләгән. Бу хакта үзәк район хастаханәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Ашыгыч видеолапароскопия вакытында табиблар төгәл урынын ачыклап, кистаны алганнар, органны саклаганнар. Хәзер кыз үзен яхшы хис итә һәм терелә.