Әлмәт районында пенсия белән тәэмин ителеш ничек оештырылган?
Кичә район башлыгы Тимур Нагуманов Инстаграмда чираттагы туры эфирны Пенсия фонды идарәсе начальнигы Фая Якупова белән берлектә уздырды.
Әңгәмә барышында бүгенге көн шартларында 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны пенсия белән тәэмин итү мәсьәләсе һәм башка сораулар каралды.
"Без гражданнары бары алдан язылу буенча гына кабул итәбез. Пенсияләрен китерүне кредит учреждениеләре аша рәсмиләштерүчеләрдә кыенлыклар туарга мөмкин. Биредә сүз саклык счетына күчерелүче пенсия турында бара. Чөнки аларда чыгып йөрү мөмкинлеге юк. Бу очракта нишләргә соң? Май аена өлгермәсәләр дә, аларга июнь аена пенсияне түләү ысулларын үзгәртү турында гариза язып, июньнән башлап, пенсияне почта аша алырга мөмкин булачак, - диде Фая Якупова.
Ләкин почта аша алганда кайбер нечкәлекләрне исәпкә алырга кирәк.
"Әгәр сез берәр авыл җирлегендә яшисез икән, авыл җирлеге башлыгы сезнең ышаныч кәгазен раслый ала. Әлеге ышаныч кәгазе белән почта бүлегендә сезнең якын туганнарыгыз пенсияне ала ала. Без ышаныч кагәзен рәсмиләштерергә яки дәүләт хезмәтләре сайты аша түләү ысулларын үзгәртү турында гариза бирергә киңәш итәбез", - диде Фая Якупова.
Май аена пенсияне китерү графиклары:
4 май - почта пенсионерларга пенсияне 4 һәм 5 май көннәре өчен китерәчәк;
6 май - 6 май көне өчен;
7 май - 7 һәм 10 май көннәре өчен;
8 май - 8 һәм 11 май көннәре өчен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа