22 майда "Игътибар - балалар!" оператив профилактик чара кысаларында шәһәр урамында "Бала - төп пассажир!" шәһәркүләм акциясе уздырылды.

Ул кечкенә пассажирларның сәламәтлеген саклау һәм балаларның юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү максатыннан оештырылды.

Акция барышында дисциплиналы, балаларны машинада йөрткәндә куркынычсызлык таләпләрен үтәүчеләр ачыкланды.

Машина йөртүчеләр Рәхмәт хаты, ә кечкенәләр файдалы китапчыклар белән бүләкләнде