Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәттә «ЖЭУ-7» директорына юеш стеналар һәм түшәмөчен штраф салынды

Аккан су ремонтны бозган.

Әлмәттә «ЖЭУ-7» идарәче компаниясе директорына хокук бозулар өчен штраф салынды. Бу хакта ТР Дәүләт торакинспекциясе хәбәр итә.

Герцен урамындагы 96 нчы йортта яшәүче хатын-кыз юешлек белән да ими проблемаларга зарланган. Агып чыгулар аркасында стеналар һәм түшәмбозылган, гипсокартон кара таплар белән капланган, ә обойлар стенадан купкан. Шундый ук күңелсезлекләр күршеләрдә дә күзәтелә. Подъезд диварында штукатуркадан «сталактитлар» барлыкка килгән.

Идарәче компания җитешсезлекләрне бетерү өчен чаралар күрмәгән. Директор 25 мең сум штраф алган.

Шунысы игътибарга лаек, быел «ЖЭУ-7» директоры штрафлар саныбуенча алда бара. Барлыгы 526 мең сумлык ун штраф билгеләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса