Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәтнең «Алсу» ИК янә антирейтинг лидеры булды

Ул районда иң түбән бәя алды.

Әлмәтлеләр «Алсу» идарәче компаниясе эшчәнлеген 3,65 баллга бәяләделәр. Бу хакта ТР Дәүләт торак инспекциясе хәбәр итә. Бу районда иң түбән күрсәткеч.

Февральдә бәяләү системасыннан барлыгы 5,5 меңгә якын татарстанлы файдаланган. Алар алынган хезмәтләр өчен уртача 3,97 балл куйдылар. Анализ күрсәткәнчә, бәяләр кимүнең төп сәбәпләре түбәндәгеләр:

• Күп фатирлы йортларның гомуми мөлкәтен канәгатьләнерлек тотмау (24% бәяләмә).

• Торакны сыйфатсыз ремонтлау (19% бәяләмә).

• Коммуналь хезмәтләр күрсәтү белән бәйле проблемалар (16% бәяләмә).

• Йорт белән нәтиҗәсез идарә итү (16% бәяләмә).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса