Зыян күрүче кача алган.
Әлмәт районында яшәүче күршесенә пычак һәм таш белән һөҗүм иткән, дип хәбәр итә ТР Тикшерү комитеты.Тикшерү версиясе буенча, узган елның 25 сентябрендә 65 яшьлек исерек ир-ат 73 яшьлек авылдашы янына ишегалдына кергән. Ачуы чыгып гаепләнүче ир-атка һөҗүм иткән.
Зыян күрүче кача алган. Аны хастаханәгә китергәннәр, анда кирәкле ярдәм күрсәткәннәр.Җинаять эшен судка тапшырдылар.