Әлмәттә политехник техникум тулай торагына капиталь ремонт башланды
Озак еллар капиталь ремонт мәсьәләсе көн тәртибендә бик кискен торды.
Әлмәттә политехник техникум тулай торагына капиталь ремонт башланды
Бу хакта район башлыгы Гүзәл Хәбетдинова үзенең «ВКонтакте»дагы сәхифәсендә хәбәр итте. Әлмәт политехник техникумы тулай торагына беренче көннәрдән алып, бүгенге көнгә кадәр ихтыяҗ тотрыклы: ел саен биредә 500 гә якын студент яши. Озак еллар капиталь ремонт мәсьәләсе көн тәртибендә бик кискен торды.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановның шәхси ярдәме һәм «Татнефть» компаниясе ярдәме белән күпьеллык бурычны хәл итүгә керештеләр. Күптән көтелгән капиталь ремонт башланды. Масштаблы эшләр «Яшьләр һәм балалар» милли проектының «Профессионалитет» федераль проекты максатларына туры килә.
Хәзерге вакытта төзүчеләр беренче корпусның 7-9 катларында демонтаж, электр белән тәэмин итүне яңарту һәм яңадан планлаштыру эшләрен алып баралар. Максат-бинаны тулысынча яңарту һәм яшәү уңайлылыгын арттыру. Санузеллар, душ һәм кухня зоналарын оештыру үзгәрәчәк. Һәр катта үз-үзеңә әзерлек һәм кер юу урыннары, шулай ук медицина кабинеты барлыкка киләчәк. Беренче катта аз хәрәкәтләнүче студентлар өчен махсус бүлмәләр урнаштыру планлаштырыла.
"Белем бирү сыйфатына ирешү мөмкинлеге уку һәм лаборатория биналары белән генә түгел, ә яшәү шартлары белән дә билгеләнә. Яңартылган тулай торак безнең студентлар өчен уңайлырак булыр дип ышанам", — дип ассызыклады район башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia