Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Бер ел эчендә Борискино волонтерлары 100 маскировка челтәре үргән!

Волонтерлар хезмәтләрен дәвам итә.

Бер ел эчендә Борискино волонтерлары 100 маскировка челтәре үргән!

Әлмәт районының Борискино авылында битараф булмаган кешеләрнең зур һәм бердәм командасы яши, алар үз хезмәтләре белән көн саен Җиңүне якынайталар. Җирле волонтерларны җылы һәм символик исем —"Паучки"- «Үрмәкүчләр» астында беләләр.

Бер ел эчендә волонтерлар хәрәкәтендә катнашучылар 3×7 метр зурлыктагы 100 маскировка челтәре үрделәр. Һәрбер шундый челтәр-җентекле кул эше нәтиҗәсе генә түгел, ә алгы сызыктагы хәрби хезмәткәрләр өчен саклануның мөһим элементы.

Әмма «үрмәкүчләр»нең эшчәнлеге ятьмә үрү белән генә чикләнми. Мәдәният йорты базасында волонтерлар штаб ачтылар, анда эшләү дәверендә 105 килограмм сохари, 50 килограммнан артык өй токмачы һәм бәйләнгән җылы оекбашларны алгы сызыкка озаттылар.

Бу изге миссиягә авыл мәктәбе укучылары да актив кушыла. Балалар хатлар язалар, открыткалар ясыйлар, ихлас рәхмәт сүзләре белән уртаклашалар.

Көн саен Борискинода яшәүче 15 актив кеше мәдәният йортына гомуми эшкә үз өлешләрен кертү өчен килә.

Теләгән һәркем волонтерлык хәрәкәтенең бер өлеше була ала-җирле мәдәният йортына мөрәҗәгать итү дә җитә. Чын күңелдән керткән иң кечкенә өлеш тә зур әһәмияткә ия.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса