Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Владимир Путин цифрлы паспорт кертү турында карар имзалады

Россиядә шәхесне раслый торган документларны мобиль кушымта ярдәмендә күрсәтү аларның кәгазь нөсхәсен күрсәтүгә тиңләштереләчәк.

Россия Президенты Владимир Путин шундый карар имзалады, документ хокукый актларны рәсми чыгару порталында урнаштырылган.

Документларны электрон формада да күрсәтеп булачак. Мобиль кушымтада шифрлау (криптографик) чаралар кулланылачак.

Хөкүмәткә өч ай эчендә, ФСБ белән килешү буенча, онлайн тапшырылачак документлар исемлеген төзү йөкләнә. Шулай ук дәүләт хезмәтләре кушымтасын куллану тәртибе, мәгълүмат составы һәм аларны эшкәртү ысулы расланырга тиеш.

Моннан тыш, Цифрлаштыру министрлыгына юридик затлар һәм аларның эшчәнлек төрләре реестрын алып бару йөкләнә, аны гамәлгә ашыру өчен электрон рәвештә бирелгән мәгълүмат кулланыла.

Бу елның кышында ук Путин Цифрлаштыру министрлыгының смартфоннардагы цифрлы паспорт булдыру идеясен хуплады. «Зинһар, тизрәк булса, яхшырак.… Аларны кертүне тизләтергә кирәк», – дип белдергән иде ул вакытта Путин.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса