Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районында ветеранны 90 яшьлек юбилее белән котладылар

Ул - Талипова Фатыйма Гомәр кызы.

Талипова Фатыйма Гомәр кызы 1933 елның 15 сентяберендә Елховой авылында икенче бала булып дөньяга килә.

Аның гомер юлы сикәлтәсез, җиңел генә үтми. Бөек Ватан сугышы башланганда Фатыйма Гомәр кызына бары тик 8 яшь кенә була.

1941 елның сентяберендә әтиләре Гомәр сугышка китә, әниләре Нәгыймә апа кулында ике бала кала. Фатыйма Гомәр кызына балалыкның иң матур чорында ачлыкны ,ялангачлыкны да күрергә туры килә. Яшьли, 14 яше дә тулмаган килеш кыз өлкәннәргә ияреп, Салаван посёлыгына урманга эшкә китә. Анда аларның бригадасы башка бригадалар белән беррәттән агач ега, утын кисә,чыбык ташу эшләрендә эшли, кыш көннәрендә кар көриләр. Тору урыннары салкын барак була.Аннан кайткач әнисе белән бергәләп колхозның төрле эшләрендә катанашып, олылар белән беррәттән эшкә йөри. Анда көлтә бәйләү, уру- сугу эшләрендә актив катнашып, кышкы озын салкын кичләрне дә тик уздырмыйлар алар, сугышчыларга йон оекбаш, бияләй бәйлиләр, батырлар өчен дип сөлгеләр дә чигеп куялар. Барыннан да бигрәк, сугышка киткән иң якын кешесе әтисен көтү ачысын да татырга туры килә аңа.

Әтиләре Гомәр, 1942 елның яз аенда дошман явы белән ике арада булган бик көчле бәрелешләрдән соң, авыр яраланып госпитальгә эләгә, Туган авылы Түбән Абдулга кайтканда аның бер кулы бик авыр эшли торган була әле. Бераз төрнәкләнгәч, аны Казан шәһәренең дары ясый торган хәрби заводка эшкә чакырып алалар. Сугыш беткәч тә, тагы бер елга шул заводтта эшләп кала әле ул. Әммә Гомәр абыйның гомере озын булмый , 1968 нче елда аңа операция кичерергә туры килә,шуннан соң озак тормый, шул ук елны бакыйлыкка күчә. Аны авылдашлары хөрмәтләп Елховой авылы зиратына җирлиләр.

Фатыйма Гомәр кызы 1963 елның сентябрь аенда авылдашы Гатупов Рәшит белән тормыш корып җибәрә.Тормыш иптәше Рәшит абый белән 50 ел гомер итеп,дүрт кыз һәм бер ир-бала үстерәләр.

 90 яшлек юбилей уңаеннан музей хезмәткәрләре дә Фатыйма Гомәр кызын котларга дип , Түбән Абдул авылы ветераннар советы председателе, мәдәният йорты директоры, китапханә җитәкчесе белән берлектә аның матур – җылы өендә булдылар. Бөтенесе бер тавыштан Фатыйма Гомәр кызына әле башкаларга үрнәк булып, сәләмәтлек, җан тынычлыгы белән, тагы да озын гомер кичерүен теләделәр.


Котлаучылар арасында иң зур кунак һәм авылыбызның җырга – биюгә оста кызы, Елховой урта мәктәбенең өченче сыйныф укучысы Галимова Дилбәр Айдар кызы да бар иде. Ул бөтен теләкләргә кушылып Фатыйма әбисенә аның яшьлеген исенә төшереп татар халык биюен башкарды, дип хәбәр итә Елховой авылы музее.

 

 

Фото: Елховой авылы музее

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса