Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт янгын сүндерүчеләре республика бәйгесендә җиңү яулады

Ярышларда 4 отряд катнашты.

Әлмәттә «Татарстан республикасы буенча дәүләт янгынга каршы хезмәтенең Федераль янгынга каршы хезмәтенең килешү бүлекчәләре идарәсе"  бүлекчәләре арасында ярышларның икенче этабы узды. «Газ-төтеннән саклау хезмәтенең иң яхшы звеносы» исеме өчен дәүләт янгынга каршы хезмәтенең федераль янгынга каршы хезмәте отрядлары арасында узган ярышларның беренче этабында беренче һәм икенче урыннарны алган звенолар ярышты.

Ут белән көрәшүчеләрнең бу категориясе махсус билгеләнештәге төркем булып санала, чөнки ул утлы «тозак» эпицентрында эшли, анда коткаруның җаваплы миссиясе физик һәм психологик киртәләрне җиңү белән бәйле. 

Бу төр ярышлар янгын сүндерүчеләр арасында иң хөрмәтлеләрнең берсе, чөнки ул реаль шартларга якын шартларда үткәрелә, барлык биремнәр махсус киемнәр һәм сулыш органнарын саклау чараларын кулланып башкарыла. Моннан тыш, монда катнашучыларның шәхси әзерлеге генә түгел, ә аларның бер-берсе белән аралашу дәрәҗәсе мөһим.

Ярышларда Татарстан Республикасының 4 отрядыннан 8 янгын-коткару часте катнашты: Әлмәт (15 ПСЧ һәм 77 ПСЧ), Казан (31 ПСЧ һәм 76 ПСЧ), Түбән Кама (90 ПСЧ һәм 92 ПСЧ), Н.Чаллы (18 ПСЧ һәм 41 ПСЧ).

Ярышларның барлык этапларын узып иң аз вакыт эчендә 15 ПСЧ командасы (Әлмәт шәһәре) «Газ-төтеннән саклау хезмәтенең иң яхшы звеносы» исемен яулап Җиңүче кубогын алды! 77 ПСЧ (Әлмәт районы Ямаш авылы) ярышларда көмеш медаль яулады. 76 ПСЧ лидерлар өчлеген япты (Казан шәһәре).

 

Фото: Татарстан республикасы буенча дәүләт янгынга каршы хезмәтенең Федераль янгынга каршы хезмәтенең килешү бүлекчәләре идарәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса