Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Университетта уку кирәкми, яки Акча эшләүнең җиңел юлы

Җайлы заманда яшибез дип юкка гына әйтмиләр. Бу сүзләр күбесенчә тормышның техник ягына карый. Русча әйткәндә, «услуга» заманы хәзер. Әйе, барысы да әзергә-бәзер. Күңелең ни тели – шуны барасы да аласы. Акчаң гына җитсен.

Кешеләр ашарга пешерү, киенүне генә түгел, хәтта тырнакларын, керфекләрен, кашларын да башкаларга ышанып тапшыра. Бьюти-индустрия дип аталган өлкә турында сүзем. Юри генә үзем өчен Инстаграм аккаунтымда сораштыру уздырып карадым. «Кызлар, арагызда тырнак ясатучылар бармы?» дигән сорауга 111 кеше җавап бирде. Шуның 70 е «әйе, ясатам», ә калган 41 е «юк, ясатмыйм» дигән җавапны сайлады. Аудиториянең яше төрле: 15 тән алып 40 яшькә кадәр. Үткәрелгән сораштырудан бары бер генә нәтиҗә ясап була - матурлык өлкәсе хәзер бик популяр һәм керемле. Әле сүз маникюр ясату турында гына бара. Иманым камил, керфек, каш ясаучыларга, косметологка тагын да күбрәк кеше мөрәҗәгать итә. Кемдер ясата, ә кемдер ясый. Шул ясаучылар турында бераз искәртеп китәсем килә. 

Минем бер сыйныфташ кызым маникюр ясарга өйрәнде. Ул вакытта 9 да укый идек әле. Фәлән сумлык курслар үтте, кирәк-ярак җиһазларын сатып алды да, бизнес корды. Шуны әйтергә кирәк, бизнесы әйбәт кенә күтәрелеп китте, кереме дә аена «зарплата» кебек килеп торды. 3 ай чамасы эшләгәннән соң, үзенә затлы телефонның соңгы моделен алды бит бу. Бөтенесе, әлбәттә, шаккатты! 15 яшьлек кыз, тырнак буяп, 50 меңлек телефон алды! 

Бу хәлдән соң берничә ел узды. Хәзер дә шул өлкәдә эшли сыйныфташ кыз. Машина алырга йөри дип ишеттем. 

Бер яктан карасаң, андый матурлык өлкәсендә эшләү - керем алуның җиңел юлы. 6-7 меңгә 5 көнлек курслар сатып аласың да шуннан барып укыйсың. «Фәлән-фәләннең студиясендә «мастер-маникюр» курсын уңышлы үтте» дигән сертификатны тоттыралар да кулыңа һәм алга! Клиентлар җыярга да күп кирәкми. Әлеге дә баягы социаль челтәрләр - ВКонтакте, Инстаграм үз эшләрен яхшы башкара. Матур итеп аккаунтыңны оештыра гына бел. Шуннан китә инде беренче керем, мотивация... Көннәр буе тик тырнак яса да утыр гына. Кызык, болай булгач, әти-әнинең йөзләгән мең акчасына университетта уку кирәк тә түгел кебек. 

Өстән генә фикер йөртә бу дип уйламагыз тагын. Читтән карап торганда гына бернәрсәсе дә юк кебек тоела ул эшнең. «4 сәгать буе нәрсә эшләтеп бетерәләр икән тырнакларын, керфекләрен?..» ди торганнардыр җәмәгатьләрен бьюти-мастерга җибәргән саен ир-атлар. Нәрсә эшләтеп бетергәне хатын-кызлар арасында гына калсын әле. «Ыскийлары» күп шул аның. 

Бу матурлык бизнесының җиңел булмавына инандым. Үзем дә каш ясаучы курсларын үтәргә булдым. Минем туган шәһәремдә затлы матурлык салоннары күп түгел, шуңа күрә укытучы табу авыр булмады. Килдем. Теория өйрәткән булды мастер. Кашның һәрбер нокталарына исем биреп чыкты, симметрия сакланырга тиеш, имеш. Аннары практикага күчтек. Башта үзе ясап күрсәтте, миңа да үземне сынарга мөмкинлек бирде. «Хәзер тиз генә сызып атам мин аны!» дигән идем... Шулай ди! Куллар калтырый, перчаткасы зур, җайсыз, пинцеты авырттыра, буявы тигез ятмый. Кеше маңгаена әллә нәрсә сызып куйсаң, күрмәгәнеңне күрерсең! Буявы тиз генә бетә торган түгел бит аның!.. 

Санитария, стерильлек дигән әйберләр турында да онытырга ярамый. Шулай итеп, ике көн эчендә белемле булдым. Канатланып кайттым да, Инстаграмда аерым сәхифә булдырдым, клиентлар эзләдем. Башта ара-тирә йөрүчеләр булды, аннары кызыгы бетте. Ялкаулык та җиңде бугай. Матурлык өлкәсе минем өчен түгел. Карап торганда гына рәхәт.

Кайсы эшкә алынсаң да, төпле итеп алынырга кирәк шул. Үз көчеңнең һәм мөмкинлекләреңнең чамасын да онытырга ярамый. Бьюти-индустрия турында сүз бара икән, талант дигән әйбер дә мөһим, кыюлык та кирәк. Яшь кызлар колагына: тормышта вак-төяк белән мавыгып, зурдан мәхрүм кала күрмәгез. «Дустым тырнак ясап кына үзенә машина алды, мин дә алай булдырам» белән генә түгел, һәркемнең үз юлы бар. Берәүгә уңыш елмайса, икенчегә дә шулай ук була дигән сүз түгел. Шуңа күрә үз юлыңны тырышып-тырмашып эзләү, берничә өлкәдә белем алу, шәхес буларак үз-үзеңне үстерү хата булмас. 


Алсу Мансурова
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса