Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Үз-үзеңне изоляцияләү вакытында балалар белән урамда йөрергә ярыймы?

Инфекция йогу куркынычын киметү өчен балаларга өйдә калу яхшырак.

Һәм бу темага тагын берничә киңәш:

Өйне даими җилләтү һәм дымлы чүпрәк белән җыештырудан тыш, бүлмәне дезинфекцияләү, шулай ук өйгә алып кайтылган продуктларны да сөртеп чыгу кирәк.

Нинди дә булса учреждениеләргә, җәмәгать туклануы урыннарына, сәүдә нокталарына, белем бирү һәм күңел ачу үзәкләренә, шулай ук башка җәмәгать урыннарына барудан баш тартырга кирәк. Беренче чиратта аларга балалар мәйданчыклары һәм парклар керә. Бу зоналар кешеләр күп җыелу сәбәпле, аеруча инфекция йогу чыганагы булып тора.

Балалар белән шәхси йорт яны участокларында һәм шәхси кулланышта булган мәйданчыкларда йөрергә була.

Урман-парк зоналарына бару мөмкин, ләкин анда башка ял итүчеләр булырга тиеш түгел.

Коронавирус дым җитәрлек булганда һәм югары температурада озак яши ала. Бу вакыт 3 тәүлеккә кадәр җитәргә мөмкин.

Кайбер кешеләр, ничә яшьтә булуларына карамастан, авыруны җиңел яки сизелми торган формада кичерә. Нәкъ менә шундый кешеләр еш кына башкалар, бигрәк тә әби-бабайлар өчен авыру чыганагы булып санала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса