Бу хакта ТР Дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин хәбәр итте.
Цифрлы үсеш министрлыгы "Ак Барс" банкы белән берлектә үз-үзеңне изоляцияләү чорында өйдән чыгу өчен цифрлы пропусклар бирү системасында теркәү процедурасын гадиләштерде.
Сервиста тизрәк һәм уңайлырак теркәлергә мөмкин - бу халыкның күпсанлы соравы буенча эшләнгән.
Хәзер яшәү адресыгызны һәм исем-фамилиягезне күрсәтергә кирәк түгел. 2590 кыска номерына паспорт номерын һәм сериясен җибәрү генә дә җитә.
(Мәсәлән, Регистрация#9203123456)
Моннан тыш, сервисның рәсми сайты яңартылды: https://covid19.tatarstan.ru/.
Хәзер монда SMS-пропускларның гамәлдә булу вакытлары турында тулырак мәгълүмат белеп була.
Шулай ук SMS-пропускларны рәсмиләштерү белән бәйле барлык сораулар буенча контакт-үзәккә 8-800-250-90-33 номеры буенча мөрәҗәгать итә аласыз.