Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Әлмәттә ике кешедә коронавируска шикле анализлар ачыкланды

Район башлыгы Тимур Нагуманов Instagram'да уздырган туры эфирда райондагы коронавирус буенча агымдагы вәзгыятьне сөйләде.

Районда ике кешедә коронавируска шикле анализлар билгеле булган. Аның берсе Әлмәт госпиталендә ята, икенчесе - госпитальдәге кешенең туганы. Аларның бүген килгән анализлары шикле дип табылган һәм тикшерү өчен тестлар кабат җибәрелгән.

Бәхеткә, Яр Чаллыга җибәрелгән пациентның анализында вирус расланмаган. Аның да нәтиҗәләре бүген килгән.

Шул ук вакытта район башлыгы шәһәр һәм райондагы вәзгыятьнең тулысынча контрольдә булуын билгеләп үтте.

Үз-үзеңне изоляцияләүнең уңай нәтиҗәсе буларак, башлык ОРВИ белән авыручылар санының ике тапкыр кимүен дә җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: коронавирус