Татарстан түләүсез медицина ярдәме күрсәтү буенча федераль проектка кушылды
«Доктор янәшәдә» медицина компаниясе РФ ВЭБ дәүләт корпорациясе белән берлектә Россиядә яшәүчеләрне түләүсез медицина ярдәме белән тәэмин итү буенча федераль проектны башлап җибәрде.
Татарстан Республикасында проект ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәме белән алып барыла.
⠀
«Доктор янәшәдә» сервисының югары профессиональ табиблары гражданнарга ашыгыч һәм планлы мәсьәләләр буенча түләүсез консультацияләр бирәчәкләр.
⠀
Терапевтлар һәм педиатрлар тәүлек буе эшләячәк, барлык төп тар белгечлек табибларына уңайлы вакытка алдан язылырга мөмкин.
⠀
Моннан тыш, сервиска кардиологлар, неврологлар, гастроэнтерологлар, эндокринологлар, гинекологлар, урологлар, травматолог-ортопедлар, ЛОР-табиблар, дерматологлар һәм аллерголог-иммунологлар кушылды.
⠀
Консультацияләр сайт яки «Доктор янәшәдә» кушымтасы аша да, шулай ук федераль телефон номеры буенча да видео/аудио форматында булырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа