Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: Безгә бәйрәм мохитен тоюны арттырырга кирәк

"Раштуа алдыннан нәрсәләр генә юк: бөтен җирдә шул хакта искәртелеп тора, бүләкләр, ташламалар турында алдан әйтелә. Бездә бу әйбер юк", - ди хәзрәт.

“Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Корбан гаете бәйрәменә игътибар җитәрлек түгел, дип саный. Бу хакта ул бүген “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә “Гаилә” мәчете ишегалдында узган бәйрәм барышында әйтте.

Аның фикеренчә, Корбан гаетенә карата игътибарны тагын да арттыру зарур.

“Әлбәттә, елдан-ел Корбан чалучылар арта, Аллаһ Тәгалә савапларын бирсен, кабуллардан кылсын. Корбан гаетләрендә дә кешеләр күбәя, Аллага шөкер. Авылларда да, шәһәрләрдә дә. Ләкин барыбер без, хәзрәтләр дә, җәмгыять тә әле аз эшлибез. Бөтен җәмгыятькә бергә эшләргә кирәктер. Кичә генә бүләкләр алып йөргәндә хатыным мөселман кибетенә кергән иде, чыккач, “хәтта бәйрәм якынлашуы сизелми дә”, диде. Ягъни, мөселман кибетләрендә дә, урамда да бу сизелмәгәч, безгә инде бәйрәм мохитен тоюны арттырырга кирәк дигән сүз. Күрше конфессияне генә алсак та, Раштуа алдыннан нәрсәләр генә юк. Бөтен җирдә шул хакта искәртелеп тора, бүләкләр, төрле ташламалар турында да алдан әйтелә. Бу әйбер безгә җитми. Бәйрәмне тиешле дәрәҗәгә күтәрик”, - дигән теләк җиткерде Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.

 

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса