«Әйтер сүзем бар»
Йөрәктән чыккан гына йөрәккә барып җитә дигәнне истә тотып, Әлмәт шәһәре һәм районы мөхтәсибәте татар телендә вәгазь сөйләүчеләр бәйгесе игълан итә.
Туган телне үстерү, аны яшьләр арасында популяр итү турында күп сөйләнсә дә, эшләүчеләр әллә ни күп түгел. Шулай булса да, тырышып, сүзне гамәлгә әйләндерүчеләр бар. Хәзер бигрәк тә кеше сүзнең көченә, Аллаһының барлыгына, берлегенә ышана торган көн килде. Аллаһының кодрәте шундый: тезләнмим дигәнне дә тезләндерә, ялынмыйм дигәнне ялындыра, калтыранган кулларны югары сузып, кипшенгән иреннәр белән ярдәм сорарга мәҗбүр буласың.
Сүз генә диясе юк. Ул шундый «корал», аның көче зур. Ә туган телеңдә әйтелгән сүз бигрәк тә, башка гына түгел, йөрәккә барып җитә торган.
Телне, динне гамәлдә куллануны пропагандалау йөзеннән Әлмәт мөхтәсибәте зур эш башлап җибәрде. Бу хакта без имам-мөхтәсибнең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рузил хәзрәт Ихсанов белән сөйләштек.
- Бәйге яшь буенча 3 төп төркем һәм өстәмә «имамнар, мөгаллимнәр» номи-нацияләре буенча узачак. Ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында аерым һәр номинациядә төп 3 бүләкле урын каралган, ягъни, го-мумән, 24 бүләкле урын.
Иҗади ярыш Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре мөселман халкын рухи һәм әхлакый яктан тәрбияләүдә, татар телен үстерүдә һәм аны саклап калуда этәргеч булачак, сәнгатьле сөйләүчеләргә (ораторларга) халык алдында чыгыш ясау күнекмәләрен камилләштерергә ярдәм итәчәк, аларга үзләренең активлыгын һәм иҗади үзенчәлекләрен ачарга мөмкинлек бирәчәк дигән морат-максатны күз алдында тотабыз, ин шәә Аллаһ, - диде Рузил хәзрәт.
Бик матур башлангыч. Татар байларына, эшмәкәрләренә, татар тү-рәләренә изге гамәл кылырга тагын бер форсат,
җай чыгып тора. Чөнки катнашучыларны бүләкләү өчен матди як та ныклы булу кирәк.
Телебезне, динебезне сак-лау, үстерүдә ярдәм итәргә теләүчеләр булса, бәйгедә катнашучылар өчен махсус бүләкләр әзерли алалар.
Бәйгенең финалы 17 декабрьдә.
Тулырак мәгълүматны Әлмәт районы һәм шәһәре мөхтәсибәтеннән,
Рузил хәзрәт Ихсановтан белешергә мөмкин.
Рәфкать Шаһиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа