Әлмәт районында кыр эшләре тәмамланып килә
Авыл хуҗалыгы

Әлмәт районында кыр эшләре тәмамланып килә

Бүгенге көндә 26104 гектар мәйданда бөртекле һәм бөртекле кузаклы культуралар җыеп алынып суктырылган. Уңдырышлылык гектарына уртача 23,7 центнер туры килә. Тулаем уңыш район буенча 61876 тоннаны тәшкил иткән.

Хуҗалыкларның күбесе инде киләсе ел уңышы өчен әзерлекне төгәлләп киләләр. Район басуларының 6073 гектарына уҗым культуралары чәчелгән. Бу 80 процентка эш башкарылган дигән сүз. Хәзерге вакытта аграрийлар силоска кукуруз ура башлаганнар, солы суктыру һәм яшелчә җыю дәвам итә. Борчак белән арпа җыю тәмамланган.

  • Аграрийлар иң беренче чиратта орлык салып калдыруга зур игътибар бирәләр. Туфракны да язгы кыр эшләренә көздән әзерләп калдырырга кирәк, дип саный алар. Шулай, чын хуҗа җир сөрүне язга калдырмаска тырыша, чөнки язын башка эшләр дә җитәрлек: дым каплату, тырмалау, уҗымнарны һәм күпьеллык үләннәрне ашлау, культивация күп вакытны ала, сабан культураларын чәчү турында әйткән дә юк.

Озакламый авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючылар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп узачак. Иң мөһиме – авыл хезмәтчәннәренең хезмәте лаеклы бәяләнеп, матди яктан да шулай ук тиешле дәрәҗәдә ныгытылыр дип ышанып каласы килә. Кыенлыклар белән исәпләшмичә көнне төнгә ялгап эшләүче, табыннарыбызны мул итү өчен тырышкан механизаторларыбызга, терлекчеләребезгә, савымчыларыбызга сәламәтлек, бәхет, күтәренке рух, яңа хезмәт җиңүләре теләп калабыз.