Татар-информ

2027 елда Татарстанда 13 яңа заманча спорт мәйданчыгы сафка басачак

Киләсе, 2027 елда республикада «Россия спорты» дәүләт программасы кысаларында 10 ГТО һәм 3 «акыллы» спорт объекты урнаштырылачак. Бу хакта ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Татарстан спорт инфраструктурасын үстерүне системалы рәвештә дәвам итә. 2027 елда «Россия спорты» программасы буенча төбәктә барлыгы 13 заманча спорт мәйданчыгы (10 ГТО һәм 3 «акыллы» объект) төзеләчәк.

ТР Спорт министры Владимир Леонов билгеләп үткәнчә, бу адым 2030 елга халыкның 70% ын физкультура һәм спорт белән системалы рәвештә шөгыльләндерү максатына ирешергә ярдәм итәчәк.

Моннан тыш, киләсе елда авыл җирләрендә «Земство тренеры» программасы буенча белгечләр җәлеп итү дәвам итәчәк, ә спорт мәктәпләрен яңа инвентарь белән тәэмин итү өчен 40 млн сумнан артык акча бүлеп биреләчәк.