Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Татар-информ

Татарстанда 38,2 километр озынлыктагы сулыкларны чистарту эшләре башланды

«Россия суы» федераль проекты кысаларында Татарстанда Чаллы һәм Казан елгаларын чистарту эшләре башланды. Гомуми озынлыгы 38,2 километр тәшкил иткән су объектларын сәламәтләндерүгә федераль бюджеттан 2 миллиард сумнан артык акча юнәлтеләчәк.

Татарстанда «Экология» милли проектының «Россия суы» федераль проекты нигезендә су объектларын сәламәтләндерү буенча масштаблы эшләр башланды. Экология министрлыгы мәгълүматларына караганда, чистарту чаралары Чаллыдагы Мәләкәс һәм Чаллы, ә Казанда Нокса елгаларында алып барыла. Барлык эшләр 38,2 километр озынлыктагы участокларны колачлаячак.

2030 елга кадәрге чорда республикада табигатьне саклауга юнәлтелгән дүрт эре чараны гамәлгә ашыру күздә тотыла. Аларның гомуми бәясе 2,3 миллиард сум тәшкил итә, шуның 2 миллиард сумнан артыгы федераль казнадан бүлеп бирелә.

«Экологик хәлне яхшыртуны таләп итүче 50 су объекты буенча пул формалаштырдык. Алар буенча проект-смета документациясе әзерләнде, уңай бәяләмәләр алынды. Хәзер без бу объектлар буенча эзлекле рәвештә эш алып барачакбыз», — дип сөйләде Татарстанның экология министры Азат Җиһаншин.

Әлеге вакытта Чаллыда Мәләкәс елгасын чистарту актив фазада бара. 3,1 километр озынлыктагы бу участоктагы эшләр 2025–2027 елларга исәпләнгән. Узган чорда куаклар киселде, вакытлыча юллар һәм ләм суырту карталары төзелде, ләм чыгарылды. Бүгенге көндә эшләр 40 процентка башкарылган инде.

Киләсе чираттагы объект — Чаллы елгасы. 7,1 километр озынлыктагы сулыкны 2027–2028 елларда тәртипкә китерү планлаштырыла. Бу максатларга якынча 134 миллион сум юнәлтеләчәк. Әлеге проект КАМАЗ заводының 50 еллыгына һәм Чаллы шәһәренең 400 еллыгына багышланган юбилей чаралары программасына да кертелгән.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса