Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

«Җитәкче булырга телим!»

«Үскәч кем буласың килә?» дигән популяр сорауга Ринас бала чагында ук ышаныч белән әнә шулай дип җавап бирә торган була.

«Татнефтегазпереработка» идарәсенең сыек углеводородларны җыю һәм саклау цехына оператор булып урнашкач та ул билгеләнгән максатына таба шундый ук ышаныч белән бара. Иңнәрендә инженер-технолог булып эшләү тәҗрибәсе дә бар. Һәм менә теләгенә ирешкән дә диярлек.


Бүген инде Ринас Нуртдинов УТНГПның 12 нче цехы начальнигы вазифаларын башкара. Аңа ышанып тапшырылган территориядә күләме 200 м3 булган 120 сыешлык урнашкан һәм 60 тан артык кеше хезмәт куя. Ринаска әле утыз да юк, әмма аның алга куелган бурычларны тирәнтен аңлау һәм катлаулы производство процесслары белән нәтиҗәле идарә итү сәләте хәтта иң тәҗрибәле җитәкчеләрне дә гаҗәпкә калдыра. Ринас Нуртдинов – яшь белгечләрнең һөнәри өлкәдә үз урыннарын уңышлы табулары һәм «Татнефть» компаниясендә искитәрлек нәтиҗәләргә ирешүләренең ачык мисалы.

Лидерга кайгыртучанлык та хас 
Барысы да балачактан башлана. Ринас кызыксынучан, шаян һәм шук бала булып үсә, яшьтәшләре арасында һәрвакыт нидер уйлап чыгарырга омтылуы белән аерылып тора: әле мавыктыргыч уеннар оештыра, әле җанлы әңгәмә кора, әле малайларны җыеп каядыр яңа маҗаралар эзләргә алып китә. Бала-чага ишегалдында җыелган саен барысы да, Ринас бу юлы нәрсә тәкъдим итәр икән, дип көтеп тора торган булалар. Аралашучан малай оста итеп үз тирәсендә ныклы дуслык һәм бердәмлек атмосферасы тудыра белә.
Ачыктан-ачык лидер булудан тыш, Ринаска кешеләрнең кәефен тоя һәм аңлый белү, кайгыртучанлык күрсәтү, ярдәм итү һәм теләсә нинди ситуациядән чыгу юлын табу кебек сыйфатлар да хас була. Бу сыйфатлар үзе кебек малай-шалай белән мөнәсәбәтләрдә дә, өлкән абый хокукында гади генә кагыйдәне – көч бердәмлектә икәнен мәңгегә үзләштергән гаиләдә дә нык чагыла. Шуннан бирле якыннары да, дуслары да Ринасның эш белән дә, сүз белән дә ярдәм итүчеләрдән икәнен яхшы беләләр. Ә хәзер инде аның игътибарлы һәм кайгыртучан кеше булуына коллективта да төшенделәр. Характерындагы бу асыл сыйфатлар, янәшәсендәге һәркем өчен ышанычлы терәк буларак, элеккечә үк аның лидерлыгын да ассызыклый. Цехта эшләүчеләр арасында төрле һөнәр ияләре: оператор һәм машинист, обходчик һәм торба салучы, технологик установкаларны ремонтлау буенча слесарь, эретеп ябыштыручы һәм газ белән кисүче, мастер һәм инженер-технолог, хезмәтне саклау буенча белгеч һәм эш башкаручы бар. Яшь җитәкче яшенә һәм тәҗрибәсенә карамастан, аларның һәркайсына якын килү юлын таба белә, үз кул астындагыларның эшләре белән даими рәвештә кызыксынып тора. Ышаныч һәм үзара ярдәмләшү атмосферасы хөкем сөргән коллективта хезмәткәр катлаулы бурыч белән бервакытта да ялгызы калмаячагын яхшы аңлый.

Иртәгәге көннең уңыш нигезе
Таланты һәм үҗәтлеге, даими белемен күтәрергә һәм һөнәри үсешкә омтылуы Ринас Нуртдиновка сыек углеводородларны җыю, саклау һәм транспортлау технологияләрен тиз арада үзләштерергә мөмкинлек бирә. УТНГПда нибары дүрт ел эшләү дәверендә ул ышанычлы рәвештә товарный операторыннан инженер-технологка кадәр юл үтә, ә аннары цех начальнигы урынбасарыннан җитәкче вазифаларын башкаручыга кадәр күтәрелә. Хәзер аның алдында идарәнең эш йомгаклары күрсәткечләренә турыдан-туры йогынты ясый торган бик күп оештыру эшләрен хәл итү бурычы тора.
Нәтиҗәле идарә итүдән һәм көн дә производство мәсьәләләрен хәл итүдән тыш, яшь җитәкче предприятиене үстерү, модернизацияләү һәм техник яктан яңадан коралландыру проектларын гамәлгә ашыру өстендә дә мавыгып эшли. Ринас фикеренчә, тиз үзгәреп торган технологияләрне һәм тармакның үсеш тенденцияләрен күзәтә барып, һәрвакыт бер адым алда бару һәм конкурентлыкка сәләтле булып калу мөһим. Бүген агымдагы процессларны яхшыртып, аның командасы иртәгәге көн уңышына нигез сала, дип саный җитәкче.
12 нче цехта тормышка ашырылган соңгы проектларның берсе – агымлы хроматография узелы. Югары технологияле установканы гамәлгә кертү, технологик агымнарның физик-химик үзлекләрен билгеләүне максималь гадиләштереп һәм тизлеген арттырып, килүче чималның компонент составына өзлексез анализ ясауны тәэмин итә. Мондый карарны куллану югары төгәллектәге нәтиҗәләргә ирешергә һәм эксплуатация чыгымнарын сизелерлек киметергә мөмкинлек бирә.
Агымдагы һәм иң масштаблы проектлар арасында – «ТАНЕКО» нефть эшкәртү заводына нефть поставкалау өчен «Миңлебай-НКНХ» магистраль продуктүткәргече участогын реконструкцияләү. Хәзерге этапта торбаларның торышын билгели торган торба эчендә диагностикалау үткәрелә. Төзү-монтаж эшләрен тәмамлау һәм проектны тормышка ашыру 2025 елның язына планлаштырылган.

Кагыйдә буенча эшләргә
Теләсә кайсы проектны тормышка ашырганда һәм производство процессларын башкарганда Ринас Нуртдиновның төп бурычы – планлаштырылган чараларны оештыру, контрольдә тоту һәм куркынычсызлыкны тәэмин итү.
– Подряд оешмаларының эшен оештырганда эшләрне башкаруның расланган планы һәм графигыннан тайпылмау аеруча мөһим. Махсус техника белән үзвакытында тәэмин итүдән башлап документларны төгәл тутыру һәм килештерүгә кадәр — барысы да билгеле бер әһәмияткә ия. Шул ук вакытта эшләрне башкару куркынычсызлыгы беренче урында кала. Менә ни өчен һәркемгә хезмәт дисциплинасы кагыйдәләрен төгәл үтәү зарурлыгы турында кат-кат искәртәм, – дип аңлатма бирә ул.
Югары квалификацияле белгечләрне Ринас уңышка ирешүнең төп элементларыннан берсе дип саный, шуңа күрә дә Нуртдинов командасында укуга һәм үсешкә зур игътибар бирелә. Эшкә яңа кабул ителгән хезмәткәрләрне җитәкче озак вакытлар шәхсән үзе күзәтә. Заманында тәҗрибәлерәк хезмәттәшләре белән эшләү тәҗрибәсе туплаган кеше буларак, хәзер ул, игътибарын иң мөһим нәрсәләргә юнәлтеп, үзенең белгәннәрен ярдәмчеләре белән теләп уртаклаша.
– Эшне кагыйдәләр буенча башкарырга кирәк: инструкцияләрне, нигезләмәләрне һәм стандартларны тайпылышсыз үтәргә. Моны мин бик яхшы үзләштердем, шуның өчен дә бүген таләпчән һәм кырыс остазым Нәфис Рәфкать улы Вадигуллинга бик тә рәхмәтлемен. Миңа аның кул астында инженер-технолог вазифасында эшләү бәхете елмайды. Ул таләп иткән һәр нәрсәнең мөһимлеген һәм кыйммәтен аңлау вакытлар узу белән килде. Минем бурыч – бу тәҗрибәне яшьләргә тапшыру, – дип саный Нуртдинов.

Эльмира Царегородцева
Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса