Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәт районы укучылары янгын сүндерү бүлегендә кунакта булып кайттылар

Алтынчы сыйныф укучылары янгын сүндерүче һөнәре белән якыннан таныштылар.

Кичү мәктәбе укучылары 27нче янгын сүндерү бүлегендә кунакта булып кайттылар. Балалар янгынны үзләре сүндереп карадылар, һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре белән янгын очрагында ничек эш итәргә кирәклеге турында сөйләштеләр.

Бу һөнәр балаларга ошады, ләкин иң мөһиме, аларны бәлагә эләккән очракта үзләрен ничек тотарга өйрәттеләр.

«Олыларны  чакырырга һәм 101 номеры буенча шалтыратырга кирәк. Ә аннары алар килеп сүндерәләр. Төтен өскә күтәрелә, шуңа күрә юеш чүпрәк алырга, идәнгә ятарга һәм ишеккә таба шуышырга кирәк”, - диде Кичү мәктәбе укучысы Максим Мецель.

Кира Наумовада да экурсия җылы кичерешләр калдырды:

«Аларның барысын да ничек аңлатулары, сөйләүләре ошый. Барысы да бик матур итеп җиһазландырылган, аларның музейлары бар, ашау бүлмәләре, йокы бүлмәләре”.

Шулай ук мәктәп укучылары янгын шартларын имитацияләгән комплекста да булдылар. Мондый биналарда янган диварлар, караңгылык, тар үтү юллары.

Янгын сүндерү бүлеге буенча экскурсияләрне хезмәткәрләр ел саен үткәрәләр, бу юлы аны Халыкара балаларны яклау көненә багышладылар.

«Менә шундый чаралардан соң күбрәк аңлый башлыйсың. Димәк, аңлау барлыкка килгәч, нәрсә эшләргә кирәк, ә нәрсә эшләргә ярамый икәнен аңлау да килә. Профилактика-шулай ук куркынычсызлыкның нигезе. Бәла-казаны бетерүгә караганда, аны булдырмый калу яхшырак”, - дип ассызлыклады 27нче янгын сүндерү бүлеге башлыгы урынбасары Михаил Степанов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса