Юмор остасы Рамил Шәрәпов Инстаграм социаль челтәрендә тудырган Шарапҗан образы күпләрегезгә таныш.
Тамашачыны кызыклы маҗаралары турындагы видеолары белән сөендерә ул. Тик, кызганыч, күптән түгел Инстаграмда аның сәхифәсе югалды.
“Взломали! СМС-код белән куелмаган иде”, - дигән Рамил Шәрәпов “Татар тудей” хәбәрчесенә.
