Әлмәттә ир-ат җылыткыч аркасында һәлак булган
Фаҗигаләр

Әлмәттә ир-ат җылыткыч аркасында һәлак булган

Җылыту сезоны башлану белән фаҗига килеп чыккан.

Әлмәттә майлы җылыткыч аркасында 60 яшьлек ир-ат һәлак булган. Бу хакта ТР гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә.

  • Янгын Риза Фәхретдин урамындагы фатирда була. Ут ике квадрат метрны гына зарарлаган. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының беренчел версиясе буенча, сәбәп электр приборларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу булган.

Майлы җылыткыч максимумда терморегулятор белән янтаеп ауган хәлдә табылган, ә аның астындагы линолеум янып беткән. Версияләрнең берсе буенча, анда кием киптергән булырга мөмкиннәр, бу катгый тыелган.