Каһарман якташыбызның батырлыгын мәңгеләштерделәр
Җәмгыять

Каһарман якташыбызның батырлыгын мәңгеләштерделәр

Аппак авылында Хәтер стелласы ачылды.

Хәтер стеласы

25 сентябрьдә Аппак авылында тарихи вакыйга – Бөек Ватан сугышы герое, гвардия лейтенанты, очучы Федор Калугинга багышланган Хәтер стеласын ачу тантанасы булып узды.

Мәһабәт стела ватаны өчен үзенең тормышын биргән каһарманның үлемсез батырлыгы символы булып калыкты.

Һәйкәл ачу тантанасына авылның яше, карты һәм мәктәп балалары җыелды. Митингта шулай ук Аппак авыл җирлеге башлыгы Валентина Горбунова, протоиерей Игорь Новиков, укытучы һәм эшмәкәр Александра Колмазырева, Әлмәт шәһәре һәм районы хәрби комиссары подполковник Ратмир Галиуллин, «Хәрби туганлык» оешмасының җитәкчесе Юрий Максимов, ветераннар – Андрей Косолапов һәм Дамир Төхфәтуллин катнаштылар.

Федор Калугин 1921 елда Аппак авылында туа. Оренбург очу училищесын тәмамлаган, 6 нчы гвардия Мәскәү штурм авиация полкында хезмәт итә. 22 яшендә биш сугышчан орден белән бүләкләнә: Кызыл Йолдыз ордены, ике Кызыл Байрак ордены, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм Ленин Ордены (үлгәннән соң).

 

Эзтабарлар

 

Бүләкләү кәгазендә полк командиры аны болай дип тасвирлый: «Сугышка хәрби заданиене үтәүдән курыкмыйча, кыю һәм ышанычлы бара. Сугышта иптәшләрен беркайчан да ташламый, һәрдаим ярдәм күрсәтә».

1943 елның 25 сентябрендә Попары һәм Лещево авыллары тирәсендә хәрби биремне үтәгәндә Калугин идарә иткән Ил-2 самолетын дошманнар бәреп төшерәләр. Экипаж – очучы Федор Калугин һәм атучы Виктор Власов һәлак булалар. Самолетның килеп төшү һәм Федор Калугинның күмелү урыны озак еллар билгесез булып кала. Дистә еллар узгач, эзләүчеләр якташыбызның Кызыл Йолдыз орденын табалар һәм эзләнүләр барышында геройның язмышын ачыкларга ярдәм итәләр.

Боек Ватан сугышы елларын реконструкцияләү, Татар-информ фотосы

Аппак авылының каһарманын авылдашлары һәм килгән кунаклар бер минут тынлык белән искә алдылар һәм стела итәгенә чәчәкләр салдылар. Концерт программасы бәйрәмгә аерым бер мохит өстәде: солдат пилоткалары һәм беретлар кигән укучылар иҗади номерлар башкардылар, аларда безнең тарихыбыз өчен хөрмәт, ихласлык һәм горурлык сизелде. Язучы Николай Красильниковның Федор Калугинга багышланган дулкынландыргыч җыры беркемне дә битараф калдырмады.

 

Горурлык символы

 

Тантаналы өлештән соң барысын да өстәл янына чакырдылар: солдат боткасы һәм төрле тәмле ризыклар белән сыйладылар, чәй эчерделәр. Мондый мизгелләр чыннан да халыкны берләштерә: бер өстәл артында карты да, яше дә очрашып, ватанны саклаучыларга тагын бер кат рәхмәт әйттеләр.

– Федор Андреевич Калугинны искә алу тантанасы озак еллар күңелләребездә яшәр, ә стела авылыбызның барлык буыннары өчен рәхмәт һәм горурлык символы булып торыр,
– дип ассызыклады Валентина Горбунова.