Татар-информ

Татарстанда «Актив озын гомер» программасында катнашучылар саны ярты миллионнан артты

Татарстанда өлкән яшьтәгеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән «Актив озын гомер» республика программасының популярлыгы арта бара: 2026 елда анда 500 меңнән артык кеше катнашкан, аларның күпчелеге спорт һәм мәдәни чараларга өстенлек бирә.

Татарстанда өлкән буын вәкилләренең тормыш активлыгын күтәрүгә юнәлдерелгән «Актив озын гомер» республика программасы уңышлы гамәлгә ашырыла. «Гаилә» милли проектының «Өлкән буын» федераль юнәлеше кысаларындагы бу башлангышка быел инде 502 976 татарстанлы кушылды.

Бу республикадагы өлкән яшьтәге кешеләрнең 44% тан артыгы дигән сүз. Ел ахырына кадәр программаның колачын тагын да киңәйтеп, өлкәннәрнең 46% ын (506 265 кешене) җәлеп итү планлаштырыла.

Өлкәннәр арасында иң зур популярлыкны спорт яулый: бүгенге көндә аның белән 356 415 кеше шөгыльләнә. Мәдәни чараларга һәм ял итүгә 123 052 кеше җәлеп ителгән. Шулай ук 13 404 кеше яңа белемнәр үзләштерә, ә 10 105 өлкән волонтерлык эшчәнлегендә үзен сынап карый.