Әлмәтлеләрне урман утыртуда катнашырга чакыралар
Экология

Әлмәтлеләрне урман утыртуда катнашырга чакыралар

Утырту 9:00 сәгатьтә башлана.

Әлмәтлеләрне 10 октябрьдә агач утыртырга һәм урманны торгызырга чакыралар. Экологик акция 9:00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә район башлыгының матбугат хезмәте. Оештыручылар барлык катнашучыларга үсентеләр һәм инструментлар бирәчәкләр, ә эштән соң кайнар чәй белән сыйлаячаклар.

Урынга «Юбилейный»дан бушлай автобуста барып җитәргә була, ул төгәл 8:00 сәгатьтә китә. Анда бару өчен 33-46-13 телефоны буенча язылырга кирәк — салонга өлкәннәрне генә кертәләр. Ата-аналар балалары белән урынга үзләре килә ала.