Әлмәттә адашкан гөмбәчене коткарганнар
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә адашкан гөмбәчене коткарганнар

Коткаручылар 70 яшьлек әлмәтлене коткарган.

Әлмәттә коткаручылар адашып, аягын сындырган 70 яшьлек гөмбәче тапкан. Бу хакта ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә.

Кич ир-ат велосипедта ташландык бакчаларга көзге уңыш алырга киткән, ләкин караңгы төшкәч өенә кайтмаган. Туганнары 112гә шалтыраталар.

Коткаручыларга пенсионерны агачлыклардан һәм иске корылмалардан караңгыда эзләргә туры килә. Эзләргә ике сәгать чамасы вакыт китә. Ир-ат алма алырга кергән, егылган һәм аягын сындырган. Коткаручылар аңа беренче ярдәм күрсәткәннәр һәм ашыгыч ярдәм табибларына тапшырганнар.