Әлмәт районында йөзьяшәрләрне хөрмәтләделәр
Җәмгыять

Әлмәт районында йөзьяшәрләрне хөрмәтләделәр

Әлмәт районында йөзьяшәр ветераннар – тыл һәм сугыш каһарманнары Екатерина Плотникова, Николай Федотов һәм Рәшидә Закирова хөрмәтләнде. Район җитәкчелеге вәкилләре аларны шәхсән котлап, Ватан алдындагы фидакарь хезмәтләре һәм ныклыклары өчен рәхмәт белдерде.

Әлмәт муниципаль районы башлыгы урынбасары Рамил Закиров, ӘМР социаль яклау идарәсе җитәкчесе Рөстәм Гәрәев һәм ветераннар Советы рәисе Владимир Иванович Яшанин хезмәт сөючәнлек, ныклык һәм Ватанга тугрылык үрнәге булган әлмәтлеләр янына бардылар.

Екатерина Григорьевна Плотниковага - 100 яшь. Ул тыл хезмәтчәне, «Бөек Ватан сугышы елларындагы фидакарь хезмәте өчен», «Хезмәт ветераны» һәм «Ана медале» медальләре белән бүләкләнгән. Бүген Екатерина Григорьевна кызы белән яши.

 Николай Афанасьевич Федотовка - 102 яшь. Ул Бөек Ватан сугышында катнашкан, Әлмәт районының мактаулы гражданины, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән.

 Рәшидә Гарип кызы Закировага - 100 яшь. Сугыш елларында, 14 яшеннән, ул фронт өчен утын хәзерләүдә эшли. «Бөек Ватан сугышы елларындагы фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнгән.