Әлмәттә Сөләйманова урамы ябыла
Җәмгыять

Әлмәттә Сөләйманова урамы ябыла

Ябылу ремонт эшләре белән бәйле.

5 октябрьдә Әлмәттә Сөләйманова урамында асфальт җәелү сәбәпле хәрәкәт туктатылачак. Бу хакта район башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Эшләр 6:00 - 18:00 сәгатьтә Совет урамыннан Тельманга кадәр участокта узачак. Бу вакытта урам буйлап йөрү тулысынча ябык булачак.

  • 1йМашина йөртүчеләрдән урау юлларны алдан эзләргә һәм техникага комачауламас өчен машиналарны машина юлында калдырмауларын сорыйлар.