Идарәче компания мөрәҗәгатьне җавапсыз калдырган.
Әлмәттә «Алсу» идарәче компаниясе канализация подвалын су баскан өчен кабат күрсәтмә алды. Бу хакта ТР Дәүләт торак инспекциясе хәбәр итте.
Нефтьчеләр урамындагы 29 нчы йортта яшәүчеләр подвалдагы дымнан зарланган. Инспекция су басуны ачыклаган һәм вазифаи затны административ җаваплылыкка тарткан, әмма компания проблемаларны бетерү вакытын игътибарсыз калдырган. Хәзер эш материаллары судка тапшырылган, "Алсу" подвалны киптерергә тиеш.
Шулай ук «Альянс» идарәче компаниясе Маяковский урамындагы 51 нче йортта подъездларның начар торышы өчен кисәтү алды.