Җырчы Инстаграмдагы сторисына видео урнаштырды. Ришат анда медицина битлегендә җыр яздыру студиясендә "Тыйнак кыз" җырын башкара.
"Бүген сезгә туры эфирда концерт ясарга булдык!" - дип язган ул.
Исегезгә төшерәбез, коронавирус үтеп керү куркынычы янау сәбәпле, Татарстанда концертлар, мәдәни чаралар кичектерде.