Дилә Нигъмәтуллина өч көн бәйрәм итә
Бүген татар эстрадасының танылган җырчысы Дилә Нигъмәтуллинаның гомер бәйрәме - туган көне.
Инстаграмда җырчы бу көнне гадәттә үзен ничек котлаулары турында язып үткән.
“Мине берничә кеше ел саен 25 ендә котлый. Ә бер дустым бар, ел саен 27 сендә тәбрик итә (традиция буенча түгел – оныта)", - дип яза Дилә Нигъмәтуллина.
Җырчыга комментарийларда изге теләкләрен җиткерүчеләр арасында Илсөя Бәдретдинова белән Ләйсән Гыймаева да бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа