Илсөя Бәдретдинова ике операция кичергән
Бу көннәрдә күпләр җырчыга: "Нишләп син онлайн концерт куймыйсың, нигә туры эфирга чыкмыйсың?" - дип язалар икән. Баксаң, Илсөя тешенә һәм аягына операция ясаткан.
"Җырлау түгел, сөйләшүем дә чамалы әлегә... Аксак-туксак елмаеп кына йөрим... Менә җайланып бетим генә әлеее..." - дип яза Инстаграмда җырчы.
Илсөя Бәдретдиновага тизрәк савыгуын теләп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа