Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Тукталышта хата бар

Кайтаваз

Газетабызның      16 сентябрь санында «Люба, мин астын өскә әйләндердем» дигән язма басылган иде. Без анда шәһәр урамнарындагы матур тукталышларның исемнәре татар телендә дөрес язылмавы хакында бәян иткән идек. Безнең язма күпләрне битараф калдырмады.

 

«Бу татарча элмә такталарны, тукталыш исем-нәрен татар телендә дөрес итеп язып кую кемнән тора соң? Аны бер дә тикшерүче юкмыни? Миңа бик сәер, татар кешесе булса, бәлки, болай куйдырмас иде. Рус кешесе куйдырадыр инде. Ә шәһәр башлыгы, замнары кая карый? Әллә шәп машинада выжлатып кына үтеп китәләрме, минем «хата с краю», дип. Бик кызганыч».

Лилия Заһитова

 

Бу мәсьәлә буенча Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Каюмовка мөрәҗәгать иттек. Ул әлеге мәсьәләне шәһәр хакимиятендә караячакларын әйтте.

Без дә әлеге сүзләргә ышанып калабыз. Чөнки «Татарстан Республикасы халыклары телләре турында» Татарстан Республикасы Законын берәү дә гамәлдән чыгармады. Әгәр түрәләр дә дәүләт Законын санламыйлар икән, гади халыктан ни йөзең белән закон үтәлешен таләп итәргә мөмкин?!

 

Рәфкать Шаһиев

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса