Яңа сезонда – яңа җиңүләр!
Азнакайда Россия торак-коммуналь хуҗалыгының мактаулы хезмәткәре, Татарстан Республикасының атказанган торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәре Инсаф Сәет улы Солтанов истәлегенә багышланган 2004 елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында көрәш буенча IX республика турниры узды.